Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне Казанда бәйрәм ителә
12 апрель 10:00 – 16:00 сәгатьтә “Яшь космонавтлар мәктәбе” квесты узачак.
Космонавт булу өчен күп кенә белем, осталык, сәләт таләп ителә. Үзегезнең сәләтегезне “Яшь космонавтлар мәктәбе”ндә сынап карый аласыз. Дәресләрдә балаларны кызыклы биремнәр һәм бәйгеләр көтә, ә дәресләр арасында – “космик” тәнәфесләр. Һәрберенең кулына биремләр язылган дәфтәр биреләчәк. Һәр класста – махсус булышчылар көтәчәк. Дәфтәрнең ахырында – мөстәкыйль эш. Бу эштә булышучылар булмас. Әйбәт нәтиҗәләр күрсәткәннәр “Яшь космонавтлар мәктәбе укучысы” истәлекле значогын алачак.
Шулай ук программада:
11:00 сәгатьтән башлап – “Кеше һәм галәм” укулары. Реферат һәм презентацияләрен Казан һәм Татарстан мәктәпләре укучылары тәкъдим итәчәк. Кызыклы эш авторлары астрономик обсерваториягә экскурсия белән бүләкләнгән.
15 сәгатьтән башлап – Кызыклы фән лабораториясе “Космик одиссея” программасын тәкъдим итә. Сез оптика, механика, динамика һәм электр магнетизмына караган экспериментлар шаһиты булырсыз.
Татарстан табигате тарихы музеенда кунакларны көтеп калабыз!
Телефон: (843)567-80-37, 567-80-35