Казан студентлары Эльбрусны штурмлый
Казан дәүләт университеты студентлары хәзер Нальчик шәһәрендә узучы “Содружество талантов – 2008” исемле БДБ составына кергән ил яшьләренең I иҗат фестивалендә чыгыш ясыйлар. “Шторм”, КДУның КВН командасы, университетның миним–футбол буенча командасы – барысы 24 студент. Фестивальдә шулай ук Россия шәһәрләреннән, Белоруссия, Казахстан, Украина, Абхазия һәм элеккеге Советлар Союзы составына кергән күп кенә башка илләрдән талантлы, актив яшьләр–студентлар җыелачак.
Төрле өлкәдә талантлы кызлар–егетләрнең җибәрелүе юкка түгел. Ярыш тематик мәйданнарда узачак: берсендә спортчылар, икенчесендә яшь галимнәр фикер алышачак, өченчесе студент һәм яшьләр оешмалары лидерлары җыелу урыны.
Фестиваль планы буенча 10 августка кадәр БДБ илләре арасында гуманитар хезмәттәшлек проблемалары темасына төрле бәхәсләр, конференцияләр, мини–футбол, баскетбол, волейбол, шахмат ярышлары каралган. Фестиваль дәвамында яшь галимнәрнең казанышларыннан төзелгән кургәзмә эшләячәк.
Берсеннән–берсе кызыклы концерт номерлары, иҗат коллективлары һәм КВН командалары чыгышлары да булачак. Хәтта альпинистларга Эльбрус тавына менү дә каралган. Моның өчен Фестиваль катнашучыларын махсус Эльбрус янына китерәчәкләр.