Алексей Созинов янә КДМУ ректоры итеп сайланды
Кичә Казан дәүләт медицина университетында ректор һәм Гыйльми совет әгъзалары сайлаулары узды. Чарада ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин катнашты, дип белдерделәр “Татар-информ” МА на вузда.
КДМУ ректоры вазыйфасына квалификация күтәрү һәм кадрларны яңадан әзерләү факультеты деканы профессор Н.Әкрамов, медицина-профилактика факультет деканы профессор И.Мостафин һәм КДМУның хәзерге ректоры А.Созинов дәгъва итте.
Әкрамов тавыш бирү алдыннан үз кандидатурасын алды. Ә Мостафин белән Созинов чыгыш ясадылар, вузны үстерүнең төп юнәлешләре, максатлары һәм бурычлары турында белдерделәр. Яшерен тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, күпчелек А.Созиновны яклап тавыш бирде. Ул чарада катнашучыларга рәхмәт белдерде.
Конференция делегатлары Гыйльми советның яңа әгъзалары сайланды. Анда ТР сәламәтлек саклау министры Г.Вафин, 7 нче шәһәр хастаханәсенең баш табибы М.Садыйков һәм КДМУның медицина-фармацевтика көллияте директоры Н.Мусин керде.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru