ТДГПУ американлыларны татар теленә өйрәтә
1 Aug, 2008 Сылу 0
Шушы көннәрдә Татар дәүләт гуманитар педагогик университеты җиткәчелеге Америка Кушма Штатлары югары уку йортлары студентлары белән очрашты, дип хәбәр итә университетның рәсми сайты. Студентлар безгә татар һәм рус телләрен өйрәнү өчен килгән.
13 кешедән торган чит ил группасын ТДГПУ ректоры, профессор Рәдиф Җамалетдинов, беренче проректор–укыту эшләре проректоры Фираз Харисов, халыкара хезмәттәшлек бүлеге җитәкчесе Т. Шәйхуллин, әлеге бүлек методистлары С.И. Хәйруллина, Л.И. Зиннәтулова, В.В. Власичевалар каршы алган. Очрашуда чит ил студентлары беренче тәэсирләре белән уртаклашкан.