КФУ укытучыларының уртача хезмәт хакы 50 мең сумнан артык
11 Apr, 2014 Гөлназ Талипова 0
Казан (Идел буе) федераль университетында укытучылар составының уртача хезмәт хакы 50 меңнән артык тәшкил итте, дип белдерде бүген ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитетының “Сәләтле балалар өчен инновацион мәгариф челтәрен үстерү” темасы буенча мәгариф өлкәсендә дәүләт проектларын һәм программаларын гамәлгә ашыруны контрольдә тотуга багышланган күчмә утырышында университет ректоры Илшат Гафуров.
Утырыш ачылышында КФУ ректоры һәм ТР ДС депутаты, хәзер вузда 47 меңнән артык студент укый, 7 мең чамасы хезмәткәр эшли, дип белдерде.
“Агымдагы елның 1 кварталы нәтиҗәләре буенча хезмәт хакы 45 мең сумнан артык иде, ә март аенда 50 меңнән артык тәшкил итте”, - дип өстәде ул.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru