Казанда шигырь укучылар арасында Г.Тукай исемендәге бөтенроссия конкурсының финал турлары старт алды
14-19 апрельдә М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында шигырь укучылар арасында Г.Тукай исемендәге IV Бөтенроссия конкурсының финал турлары уза.
Конкурсның темасы – “Җәлилчеләр”. Конкурс программасында Муса Җәлил, аның тарафдарлары һәм шагыйрьләр Абдулла Алиш, Фатыйх Кәрим, Нәби Дәүли, Сибгат Хәким, Нури Арслан, Әнвәр Давыдов, Шәрәф Мөдәррис, Гамил Афзал, Зәки Нури, Әмирхан Еники, Габдрахман Әбсәләмов шигырьләре һәм прозалары катнаша.
Шигырь укучылар арасында, 7 яшьлек балалар белән бергә, театр һәм музыка училищесы, югары уку йортлары студентлары да катнаша. Конкурс 19 апрельдә М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында гала-концерт белән тәмамлана.
Шигырь укучылар арасында Г.Тукай исемендәге Бөтенроссия конкурсы, беренче чиратта, милли мирасны саклау, татар телен пропагандалау, заманча милли шигъриятне үстерү, милли мәдәният үрнәкләрендә шәхес тәрбияләү, шулай ук балалар һәм яшьләр иҗатын активлаштыруга юнәлдерелгән социаль-мәдәни проект булып тора, дип белдерделәр ТР Театр эшлеклеләре берлегендә.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru