Сөйләм телен үстерүдә үстерешле уеннарның әһәмияте
Балаларны үз ана телендә сөйләшергә, аралашырга өйрәтү, туган телебезне ярату, аңа карата ихтирам тәрбияләү бүгенге көндә дә иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Балаларның авазларны дөрес әйтеп, җөмләләрне дөрес төзеп, үзләренең уй фикерләрен тиешле эзлеклеклелектә, ашыйкмыйча сөйли белүләренә ирешү өчен, сөйләм үстерү юнәлешендә даими эш алып барырга кирәклеген аңлап эш йөртәм мин[1, 3 б.]. Ә бу максатларны тормышка ашыруда төрле чаралар кулланам.
Балаларның сөйләмен үстерүдә уеннарның әһәмияте зур. Уен – шөгыльдә алынган белемнәрне ныгыту чарасы да ул. Уен мәктәпкәчә яшьтәге баланың танып белү эшчәнлеген, иҗади фикерләвен һәм сөйләмен үстерә, уенда бала үзе белмәгәнне өйрәнергә, аны эшләргә омтыла. Шуңа да эшчәнлегемнең һәр төрендә үстерелешле уеннар кулланам.
Сөйләмне үстерү – балаларның бәйләнешле сөйләмен (диалогик, монологик) һәм сөйләмнең грамматик төзелешен формалаштыру, камилләштерү, сүзлеген баету бит инде ул. Бу әйткәнемчә, минем балалар белән бердәм эшчәнлектә төрле уеннар аша тормышка ашырыла.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Сөйләм телен үстерүдә үстерешле уеннарның әһәмияте | 12.14 KB |
Фикерләр
Кунак
12 Октябрь, 2014 - 00:23
Permalink
Булдырасыз, молодец!
Булдырасыз!