Кече яшьтәге балаларның сөйләмен үстерүдә татар халык уеннарының роле
«Без барыбыз да балачактан», - дигән атаклы язучы Сент-Экзюпери. Бу чыннан да шулай. Кем генә булсак та – язучымы, укытучымы, әллә гади бер эшчеме – күңел балачакка еш әйләнеп кайта. Ә балачактагы иң истәлекле, иң кызыклы әйбер – ул уеннардыр, мөгаен. Ниндиләре генә юк аларның? Сүзле уеннар, дидактик уеннар, хәрәкәтле уеннар. Ә минем халык уеннарының да сүзлеләренә тукталасым килә [5,79 б.].
Бала туган телнең нечкәлекләрен никадәр тирәнрәк танып белсә, туган тел төсмерләре чагылышын шулкадәр яхшырак кабул итә. Аның йөрәге дә сүзнең матурлыгын шулкадәр активрак аңлый һәм ул сүзләр тылсымына да шулкадәр тизрәк төшенә. Сүзләр тылсымына өйрәнү исә кешеләр белән актив аралашу, алаларга ярдәм итү, әңгәмәдәш булу мөмкинлеге бирә. [6]
Кече яшьтәге балаларга мин халык уеннарының хәрәкәт һәм сөйләм активлыгын үстерүгә юнәлдерелгәннәрен сайлап алам.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Кече яшьтәге балаларның сөйләмен үстерүдә татар халык уеннарының роле | 18.52 KB |