Дәреслекләр турында бәхәс
4 Aug, 2008 Сылу 0
“Информика” исемле Мәгълүмати технологияләр һәм телекоммуникацияләр дәүләт фәнни–тикшеренүләр институты махсус сайт булдырган. Әлеге ресурс федераль исемлеккә кергән дәреслекләргә багышланган. Биредә бу өлкәгә кагылышлы норматив–документлар, аларга кертелгән төзәтмәләр, дәреслекләргә экспертиза ясау тәртибе белән танышырга мөмкин.
Шулай ук киң кулланыштагы китап авторлары турында мәгълүмат, аларның китаплары өчен төзелгән өстәмә материаллар – барсын да сайт битләреннән табып була. Форумда исә федераль исемлектәге дәреслекләр турында фикер алышу мөмкинлеге тудырылган.
Чыганак: www.edu.ru