Иваново каласында “Мин татарча сөйләшәм” акциясе үткәрелде
Иваново шәһәрендә "Мин татарча сөйләшәм" акциясе үткәрелде. 19 апрельдә булган чарада ул "Татар дозор" уены рәвешендә оештырылды, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы сайты.
Өч төркемгә бүленгән яшьләр (капитаннары: Марат Хәсәншин, Диләрә Галиуллина, Руслан Хәбибуллин) шигъри юлларга «яшерелгән» шәһәрдәге объектны эзләп табарга тиеш булды. Әле текст эчендәге хәрефләрне табып, серле язуны төзү шарты куелган иде.
Беренче пункт Ивановоның Җәмигъ мәчете булып, аның ярымайларын да төгәл санап чыгу таләп ителде. Бар команда да моны ерып чыкты диярлек.
Киләсе пункт Ивановоның сәүдә үзкләренең берсе булды. Биредә уенчылар Мәскәү уеннары кибетен эзләп табып, сатучыга тиешле сүзен әйтеп, татарча әкият текстын алырга, соңыннан бирелгән сорауларга җавап та табарга кирәк булды. Финалда капитаннар тизәйткеч әйтүдә ярышты, командалар сәхнә осталыкларын күрсәтте. Нәтиҗәдә, Марат Хәсәншин җитәкләгән команда җиңеп чыкты. Уенда катнашучылар оештыручыларга соңыннан кат-кат рәхмәтләрен әйттеләр, диелә әлеге хәбәрдә.