БДИ-2014 буенча Ситуацион-мәгълүмати үзәк эшли башлады
Мәгариф һәм фән өлкәсенә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәттә (Рособрнадзор) 2014 елда бердәм дәүләт имтиханын уздыру мәсьәләләре буенча Ситуацион-мәгълүмати үзәк (СИЦ ЕГЭ-2014) эшли башлады.
Аңа журналистлар өчен ачык матбугат үзәге, барлык имтихан тапшыру пунктларында сынау барышын күзәтеп торырга мөмкинлек биргән видеокүзәтү системасы, бер төркем җәмәгать күзәтчеләрен һәм тәүлек буе эшли торган “кайнар элемтә” керә. Үзәкнең максаты – имтихан барышы турында мәгълүмат җыю һәм анализлау, хокук бозуларны ачыклау, төбәкләр белән элемтәдә тору, массакүләм мәгълүмат чараларын бөтен ил буенча БДИ тапшыруга кагылышлы мәгълүмат белән вакытында тәэмин итү.
Үзәк, БДИ тапшырган бөтен көннәрдә, 18 июльгә кадәр эшләячәк. Аның эшчәнлеге белән Мәгариф һәм фән өлкәсенә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәтнең рәсми сайтында http://obrnadzor.gov.ru/ru/press_center/sic ) һәм БДИ порталында (http://www.ege.edu.ru/ru/classes-11/sic/) танышырга мөмкин, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән минисртлыгы матбугат хезмәте.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru