Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләүдә фольклорның роле
Аерым кешеләр тарафыннан иҗат ителеп, телдән телгә күчеп йөрү дәверендә күмәк иҗат җимешенә әверелгән әсәрләр җыелмасы халык авыз иҗаты (фольклор) дип атала. Баланың аңы үсү, белеме арту, чынбарлыкны танып белүе һәм чын кеше булып тәрбияләнүе аның туган телне яхшы белүенә бәйле. Милләтебезгә карата олы ихтирам хисләре тәрбияләгәндә, татар халкының милли мирасын – фольклорны файдалануга җитди игътибар ителергә тиеш.
Әдәп, әхлак, әдәбият – аерылгысыз сүзләр. Балалар бакчасы өчен әдәбият төшенчәсе әкиятләрне өйрәнүдән башлана. Бала кич белән йокларга ятканда иң беренче әкиятләрне әнисеннән ишетә. Бераз үсә төшкәч, үзе дә аларны кызыксынып укый башлый. Ул төрле әкият геройларыннан үрнәк ала яки начарлыкны эшләргә ярамаганны аңлап үсә. Димәк, әкиятләр – беренче тәрбия китабы да. Әкиятләр нинди генә төрле булмасын, аларның эчтәлеге һәркемгә аңлаешлы, ачык, ә идеясе бик тә гади булса да, үтә дә кыйммәтле.Әкиятләрдә халкыбызның күп гасырлардан килгән тормыш тәҗрибәсеннән туган зирәклеге, тапкырлыгы, явызлык белән яхшылык турындагы төшенчәләре тупланган, киләчәккә матур өмет-хыяллары чагылган. Әкият явызлыкны, усаллыкны гаепли, ә гаделлекне, хаклыкны яклый, барлык кешеләргә карата да гадел, игелекле, мәрхәмәтле булырга өйрәтә.
Әкиятне сабыйга аның теле ачылуга ук сөйли башлыйлар. Әкият ярдәмендә (беренче чиратта, халык әкиятләре) бала явызлык һәм яхшылык төшенчәләре белән таныша, ә гаделлекнең тантана итүе турында укыганда, аның керсез сабый күңелендә канәгатьпек һәм шатлык хисләре уяна. Бала барысын да җиңел аңлый, чөнки әкияттә бары тик ак һәм кара буяулар өстенлек итә.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләүдә фольклорның роле | 13.84 KB |