Быел 80нән күбрәк балл җыйган БДИ эшләре яңадан тикшереләчәк
6 May, 2014 Гөлназ Талипова 0
2014 елда 80нән күбрәк балл җыйган БДИ эшләре яңадан тикшерүгә җибәреләчәк. Бу хакта Мәгариф һәм фән өлкәсенә Күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт (Рособрнадзор) хәбәр итә.
Вакытыннан алда – 21 апрель-5 май көннәрендә инглиз теленнән БДИ тапшырган укучыларның яртысыннан күбесе югары баллар җыйган. Мәгариф һәм фән өлкәсенә Күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт җитәкчесе ярдәмчесе Сергей Шатунов фикеренчә, бу гадәти хәл, чөнки инглиз теленнән БДИ сайлаган укучылар күп очракта махсус мәктәпләрне тәмамлый.
Чыганак: http://intertat.ru/tt