Чирмешәндә быелгы җәйдә 17 мәктәп яны лагеры эшләячәк
14 May, 2014 Гөлназ Талипова 0
Чыганак:
Быел җәйге каникуллар вакытында 17 мәктәп яны лагерында, шул исәптән ял һәм хезмәт лагерьларында, 577 укучы ял итәр дип көтелә. Аларга 1-11 сыйныф укучылары йөри алачак.
Шулай да, авыр тормыш хәлендә калган, ятим балаларның, яшүсмерләрнең ялын тәэмин итүгә аеруча зур игътибар биреләчәк. Мәктәп яны лагерьлары төрле: экологик-биология, сәнгать-эстетика, хәрби-патриотик юнәлешләр буенча эшләячәкләр. Төрле спорт ярышлары, экскурсияләр, башка чаралар оештыру да эш планнарына кертелгән.
Моңардан тыш, балалар “Кояшлы“ район ял лагерында да сәламәтлекләрен ныгыта алалар. Биредә ялны өч сменада оештырырга планлаштырала, дип яза “Безнең Чирмешән”басмасы.