Казанда Милли ашлар көннәре уза
22 May, 2014 Гөлназ Талипова 0
Чыганак:
20 май көнне Казанда шәһәрнең кафе һәм рестораннары, шулай ук башкалабыз кунаклары һәм халкы өчен матур традициягә әйләнгән ел саен үткәрелеп килә торган “Милли ашлар көннәре” конкурсы старт алды.
28 майга кадәр шәһәр рестораннары һәм кафелары кунакларын япон, әзербайҗан, француз, гавай, грузин һәм татар милли ашлары белән сөендерәчәк.
Беренче булып кунаклар өчен үз ишекләрен “Ваниль” кафе коллективы ачып җибәрде. Биредә гавай ризыкларын татып карарга мөмкин. Эстафетаны “Бакинский дворик” рестораны кабул итә һәм милли әзербайҗан ашлары белән сыйлый, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының Икътисад комитеты.