Казан университетының журналистика факультетын фәлсәфә факультеты белән берләштерделәр
22 May, 2014 Гөлназ Талипова 0
Чыганак:
КФУда фәлсәфә факультеты һәм Массакүләм коммуникацияләр һәм социаль фәннәр институты берләшә.
Мондый берләшү университетның гуманитар блогын ныгытырга кирәклек белән аңлатыла. Яңа институтның исеме ике структур бүлекнең Галимнәр советында билгеле булачак. Яңа институтның җитәкчесе шулай ук әле билгеләнмәгән.
Яңа институт икенче корпусның ике катын һәм Нужин ур., 1/37 адресы буенча урнашкан бинаның бер өлешен алачак.
Яңа институтта өч бүлек: фәлсәфә һәм диннәр белеме, социаль-сәяси фәннәр, массакүләм коммуникацияләр - формалашыр дип планлаштырыла. Укытучылар составында үзгәрешләр турында сүз бармый, дип яза "Татар-информ".