Япониядә татар галиме Габдрәшит Ибраһимовка багышланган чара уза
26 May, 2014 Гөлназ Талипова 0
Чыганак:
Иртәгә Токиода Габдрәшит Ибраһимовка (1857-1944) багышланган халыкара конференция узачак. КФУдан ике белгеч килеп, чарада чыгыш ясаячак, дип хәбәр итә Япониядән Юта Хишиямо.
Дин белгече, Токио мәчете имамы Габдрәшит Ибраһимов 1857 елда Россиянең Тобол губерниясендә туа. Дини белемне ул Идел буе һәм Казахстан мәдрәсәләрендә ала, аннары Мәдинә шәһәрендә дәвам итә. Ибраһимов Төркиядә, шулай ук Мәккә шәһәрендә, Германиядә яши, дини эшчәнлек белән шөгыльләнә. 1938 елдан ул Япониядә яши башлый. Биредә Токио мәчетенең имамы булып тора.
Кызыклы һәм бай тормыш юлы узган дин белгечен Токиода әле бүген дә олы хөрмәт белән искә алалар.