Беренче бердәм дәүләт имтиханында катнашучылар нәтиҗәләрне 6-9 июньдә белә ала
26 May, 2014 Гөлназ Талипова 0
Чыганак:
Бүген Россиядә уза торган беренче бердәм дәүләт имтиханында катнашучылар нәтиҗәләрне БДИ рәсми порталында 6-9 июньдә белә ала, дип белдерде Россия Мәгариф күзәтчелеге җитәкчесе ярдәмчесе Сергей Шатунов.
Аның сүзләренә караганда, нәтиҗәләрне, РФ ның һәр төбәгендә имтиханнарның нәтиҗәләрен тапшыру графигына карамастан, 6-9 июньдә белә алалар.
Россиядә БДИ ның төп этабы, бүген, 26 майда старт алды һәм 11 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Быел бөтен ил буенча 770 мең кеше имтихан тапшыра. Беренче БДИ сайлау буенча – география һәм рус әдәбияты, дип хәбәр итә ИТАР-ТАСС.