Шагыйрә Клара Булатова иҗатының бүгенге көндәге урыны
Клара Булатова иҗатын өйрәнүнең актуальлеге. Бар гомерен шигърияткә һәм укытучы хезмәтенә багышлаган шагыйрә яшь буынга тормыш мәгънәсен аңларга, ялгыш адымнар ясаудан сак булырга, бер-береңне яратып һәм хөрмәтләп яшәргә өйрәтүе белән бу тема һәрвакыт актуаль булып калачак.
Өйрәнүнең максаты: шагыйрә иҗатының күпкырлы, эзлекле һәм мәгънәле булуын дәлилләү. Бу максат түбәндәге бурычларны ачыклауны күздә тота:
- К. Булатова иҗатында сугыш тематикасы чагылышы;
- К. Булатова иҗатында мәхәббәт лирикасы;
- шагыйрә иҗатында гаиләгә, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләргә бирелгән урын.
Тикшерү объекты: К. Булатованың төрле елларда иҗат иткән әдәби әсәрләре.
К. Булатова иҗатын өйрәнүнең практик әһәмияте: яшь буынга әхлак тәрбиясе бирүдә шагыйрә иҗатының матур үрнәкләрен файдалану; тормыш кадерен аңларга, бер-береңә игътибарлы һәм итәгатъле булырга өйрәтү .
Сезнең кайчан да булса тезелешеп очкан кошларны күзәткәнегез, алар биеклегенә күтәрелергә тырышканыгыз юкмы? Әгәр булса, сез шигъри җанлы кеше. Зәңгәр күктән тезелешеп очкан кошлар каурыйлары белән һавада шигырь язып калдыралар. Ә инде кошлар телен аңлый белүче илаһи затлар шул шигырьләрне эләктереп алалар да дәфтәр битләренә төшерәләр. Аларны шагыйрьләр дип атыйлар. (Фәнис Яруллин)
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Шагыйрә Клара Булатова иҗатының бүгенге көндәге урыны | 23.05 KB |
Фикерләр
Дамира
7 Октябрь, 2014 - 21:30
Permalink
рәхмәт
рәхмәт