Июль башына 20,5 меңнән артык ТР баласы балалар бакчасына юллама алган
10 Jul, 2014 Гөлназ Талипова 0
Чыганак:
ТРда 1 нче июньдә балаларны 2014-2015 нче елларга мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына туплау эше башланды. Бер ай эчендә “Электрон балалар бакчасы” автоматлаштырылган мәгълүмат системасы аша 20 мең 532 бала балалар бакчаларына юллама алды. Юллама көтүче блаларның әти-әниләре дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша даими рәвештә чиратлары статусын тикшерергә тиеш. Баланың статусы “Направлен в ДОУ” дип үзгәртелгәч, әти-әниләргә 1 ай эчендә үзләре сайлаган балалар бакчасына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Балаларны мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә билгеләү эше 31 нче августка кадәр дәвам итә, дип хәбәр итә ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте.