Зәйдә оялчан гына басып торучы егет белән кыз композициясе куелды
10 Jul, 2014 Гөлназ Талипова 0
Чыганак:
Зәйне архитектура композицияләр белән тулыландыру дәвам итә.”Энергетик” Мәдәният сарае каршындагы мәйданда тагын бер композиция пәйда булды. Кичләрен биредә яшьләр җыела торган урын булуын исәпкә алып, оялчан гына басып торучы егет белән кыз композициясе куелды. Зәйлеләр аның янәшәсеннән битараф кына узмый, күпләр яшь чагын искә төшерә. Автор Фазыл Шиапов әйтүенчә, композияләр урнаштыру алга таба да дәвам итәчәк, дип белдерә “Зәй офыклары” басмасы.