Татарстандагы мәктәпкәчә белем һәм тәрбия учреждениеләренең рус телле тәрбиячеләрен татар теленә өйрәтәләр
Арчаның Г.Тукай исемендәге педагогия көллияте базасында “Рус телле тәрбиячеләрне татар теленә өйрәтү программасын тормышка ашыру кысаларында мәктәпкәчә белем һәм тәрбия учреждениеләре тәрбиячеләренең коммуникатив компетентлыгын камилләштерү” дигән темага белем күтәрү курслары үткәрелә. 30 июньнән 2 августка кадәр уздырыла торган әлеге курслар, мәктәпкәчә белем һәм тәрбия учреждениеләрен кадрлар белән тәэмин итү максатыннан, 2010 – 2015 елларда мәгарифне үстерү стратегиясе “Киләчәк” программасы нигезендә оештырылган.
Курслар 2 тапкыр үтә ( беренче төркем – 30 июньнән19 июльгәчә; икенче төркем – 14 июльдән 2 августка кадәр).
Беренче төркемгә ТРның Алексеевск, Яшел Үзән, Кайбыч, Балтач, Биектау, Кукмара, Лаеш, Югары Ослан, Мамадыш районнарыннан 100 тәрбияче килде. Дәресләрне Арча педагогия көллияте укытучылары үткәрә. Курслар дәвамында лекцион һәм практик дәресләр, Арча шәһәренең белем һәм тәрбия учреждениеләрендә мастер-классларда катнашу каралган, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты.