БДИны “икеле”гә бирүчеләр югары уку йортларына керә алмаячак
Ни кызганыч, Россия дөньядагы иң белемле ил булудан туктаган. Мәктәп бетерүче яшьләрнең 20 проценты имтиханнарны “икеле”гә бирә. Бу турыда Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко Архангельскида узган Архангельск өлкәсенең мәгариф оешмалары һәм мәгариф идарәсе җитәкчеләре белән эшлекле очрашуда белдерде.
Андрей Фурсенко бердәм дәүләт имтиханы турындагы фикерләре белән дә уртаклашты. “Укучыларның минималь белемнәрен объектив бәяләүче инструмент ул БДИ”, – ди министр. Өстәвенә, икеле алган укучыларны югары уку йортларына укырга кермәслек итәчәкләр икән. Бу көндезге бүлеккә генә түгел, читтән торып уку бүлегенә, түләүлегә дә кагыла. Шулай ук Андрей Фурсенко югары һөнәри белем дәрәҗәсе төшүен дә билгеләп үтте.
Соңгы сигез ел эчендә Россиядә студентлар саны 2,5 тапкыр арткан. Аның каравы, укытучылар саны һәм аларның квалификациясе элеккеге дәрәҗәдә калган. “Россиядә алган югары белем чит илләрдә дә санга сугылсын – бу безнең бурыч”, – диде министр.
Көзгә тагын бер яңалык көтелә – педагогик кадрлар аттестациясе турында проект. Укытучыларның элеккеге квалификациясен саклап калыргамы яисә биләгән дәрәҗәгә туры килү–килмәвенә карап бәяләргәме – сүз шуның турында бара.
Чыганак: www.5ballov.ru