Әлки мәктәпләре быел 50 гектардан артык мәйданда яшелчә, күп санда кош-корт, мал-туар үстерәләр
16 Jul, 2014 Гөлназ Талипова 0
Чыганак:
Әлки районы мәктәпләре быел барысы 34,9 гектарда бәрәңге, 6,3 гектарда суган, 3,1 гектарда кишер, 2,1 гектарда кызыл чөгендер, 3,6 гектарда кәбестә үстерәләр. Шулай ук шактый гына мәйданда помидор, кыяр һәм башка төр яшелчә культуралары утырталар.
Моннан тыш, мәктәпләрнең ярдәмче участокларында 52 баш мөгезле эре терлек, 43 баш дуңгыз, 71 куян, 74 сарык, 108 оя бал корты асрала, 1155 тавык һәм чебиләр, 50 каз бәбкәсе, 500 үрдәк үстерелә. Түбән Әлки, Иске Матак, Яңа Салман, Юхмачы, Чиябаш, Иске Тахтала мәктәпләрендә эш аеруча әйбәт оештырылган. Мәктәп коллективлары тырышлыгы белән 12950 пар яфрак азык, дару үләннәре себеркеләре дә хәзерләнгән, дип белдерә “Әлки хәбәрләре” газетасы.