Данил Мостафин ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары вазыйфасыннан киткән
18 Jul, 2014 Гөлназ Талипова 0
Чыганак:
Данил Мостафин ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары вазыйфасыннан киткән. Ул ТР Президенты Аппаратының Милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе җитәкчесе итеп билгеләнгән.
Бу хактагы карарны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов агымдагы елның 14 июлендә имзалаган.
Д.Мостафин 15 июльдә яңа вазифасына керешкән.