Яр Чаллы Бөтенроссия "Мәктәп ярминкәсе - 2014"кә әзерләнә
25 Jul, 2014 Гөлназ Талипова 0
Чыганак:
1-17 августта Яр Чаллы каласында Бөтенроссия “Мәктәп ярминкәсе- 2014" уздырыла. Күргәзмә-ярминкә шәһәрнең балалар һәм яшүсмерләр иҗат сараенда (Цветочный бульвар, 16) һәр көнне көндезге 10нан кичке 6га кадәр эшләячәк, ачылыш тантанасы 1енә сәгать 12гә билгеләнгән.
Ярминкәгә Татарстанның эре шәһәрләре һәм Россиянең башка төбәкләре предприятиеләре чакырылган. Мәктәп формасы, аяк киемнәре, спорт костюмнары, уку җиһазлары (мебель) һәм кирәк-яраклары, гомумән, укучылар өчен кирәкле товарларын 26 предприятие – сәүдә компанияләре һәм мәктәп формасы тегүчеләр тәкъдим итәчәк.
Шундый ярминкә турында Чаллы эшкуарлары сайты игълан итте.