Әлмәттә “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясенә йомгак ясалды
Әлмәтлеләр “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” республика хәйрия акциясендә сигезенче ел рәттән актив катнашалар. Быел Әлмәт районында 2250 бала беренче сыйныфка бара. Мохтаҗ дип саналганнар исемлегенә 336 бала кертелде.
Булачак беренчеләрне иң элек район башлыгы Мәҗит Салихов котлады. Башлык артыннан сәхнәгә иң җаваплы компанияләрнең вәкилләре - “Татнефть” ААҖнең кадрлар бүлеге башлыгы Рифдар Хәмәдьяров, “Елховнефть” идарәсе җитәкчесе Рөстәм Хәлимов күтәрелде. “Татнефть” һәм аның структур бүлекчәләре акциядә ел саен актив катнашалар.
РФ Дәүләт Думасы депутаты Ришат Әбүбакиров гамәлгә куйган “Кайгырту” хәйрия фонды Әлмәт, Лениногорск, Баулы, Ютазы районнарында эш итә, сәләтле, талантлы, ә иң мөһиме рухы белән көчле булган балаларга – инвалидларга, ятимнәргә, аз тәэмин ителгән гаилә балаларына һәм ялгыз картларга ярдәм күрсәтеп тора. Әлеге фонд “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясенә дә кушылды, дип белдерә “Әлмәт таңнары” басмасы.