Кайбычта “Китапларга икенче гомер бүләк ит” акциясе дәвам итә
11 Aug, 2014 Гөлназ Талипова 0
Чыганак:
Татарстанда быелның 22 октябренә кадәр дәвам итәчәк “Китапларга икенче гомер бүләк ит” хәйрия акциясендә кайбычлылар быел да актив катнашыр дип көтәләр. Өегездә яхшы хәлдә сакланган төрле фәннәр буенча китаплар, мәктәп программасына кергән әдәби әсәрләр бар икән, сез аларны мәктәпкә бүләк итә аласыз. Район мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Светлана Петрова әйтеп узганча, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан ел саен үткәрелүче акция Кайбычта гадәттә оешкан төстә уза, дип яза “Кайбыч таңнары” басмасы.