Бердәм дәүләт имтиханнарына итальян һәм кытай телләре өстәлергә мөмкин
Россия мәгариф күзәтчелеге башлыгы Сергей Кравцов "Российская газета" журналистларына бердәм дәүләт имтиханнарын (БДИ) якын арада итальян һәм кытай телләреннән дә бирергә мөмкин булачак, дип белдергән.
Кравцов әйтүенчә, Россия мәгариф күзәтчелегендә кытай теле буенча инде махсус эш төркеме дә төзелгән һәм, бу мәсьәлә уңай хәл ителсә, ведомство бу эшнең технологик якларын гамәлгә ашыра башлаячак. Өстәп шуны да әйтергә кирәк, күптән түгел итальян һәм кытай телләре буенча Бөтенроссия олимпиадасын уздыру турында карар кабул ителгән иде.
Хәзерге вакытта бердәм дәүләт имтиханнары инглиз, француз, испан һәм немец телләре буенча кабул ителә, әлеге имтиханнар югары уку йортларына керү өчен дә хезмәт итәләр. 2015 елдан башлап чит телләр буенча БДИда биремнәргә телдән җавап бирү мөмкинлеге булдыра махсус бүлек кертеләчәк. Аны тапшыру укучы теләге буенча оештырыла, әмма 100 баллны бары тик язма (80 балл) һәм телдән (20 балл) биремнәрне 100% үтәп кенә җыеп булачак.
2020 елдан башлап чит телләр буенча имтихан тапшыру математика һәм рус теле кебек үк мәҗбүри булачак дип планлаштырылган.