Казанда «IT-чемпион 2014» республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләячәкләр
18 Sep, 2014 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
20 сентябрь көнне Казан IT-паркында «IT-чемпион 2014» республика конкурсының I этабы җиңүчеләрен билгеләп үтәчәкләр. Беренче этап нәтиҗәләре буенча һәр муниципаль районнан өчәр мәктәп укучысы ноутбук белән бүләкләнәчәк.
Бу көнне балалар өчен үзенә күрә матур бәйрәм үткәреләчәк, - дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты. Балалар өчен радио белән идарә ителә торган машиналар, x-box, аэрохоккей, кызыклы фәнни-техник экспериментлар күрсәтеләчәк. Җиңүчеләр алдында "Балалар Евровидениесе - 2013" конкурсының сайлап алу туры җиңүчесе Даяна Кириллова да чыгыш ясаячак.
Статистик мәгълүматларга караганда, быелгы бәйгедә 102 меңнән артык мәктәп укучысы катнаша.