Мәскәүнең яңартылган китапханәләрендә Wi-Fi булачак һәм төрле семинарлар үткәреләчәк
Бүгенге көндә Мәскәү китапханәләрендә якынча 2,4 млн. кеше теркәлгән, әмма шул ук вакытта, кайбер китапханәләргә китап укучылар китап укырга килми диярлек икән. Бу уңайдан Мәскәү шәһәренең Мәдәният департаменты җитәкчесе Сергей Капков китапханәләрдә яңа төр хезмәтләр күрсәтә башларга тәкъдим итә.
Узган пәнҗешәмбе көнне Дәүләт Думасында узган парламент тыңлауларында ул: "Мәскәүдә 400 дән артык китапханә бар, алар арасында узган ел бер кеше дә язылмаган китапханәләр бар" - дип белдерде. Капков фикеренчә, хәзерге халәттә бу китапханәләр эшне дәвам итә алмаячаклар. "Интернет бар, электрон китаплар бар. Китапларны кибетләрдә дә сатып алып була" - дип белдерә департамент җитәкчесе.
Бу халәттән чыгуны ул бары тик китапханәләрне заман таләпләренә туры китереп яңартуда күрә. Узган ел яңартылган "Проспект" һәм Достоевский исемендәге китапханәләр - шундыйлардан. Хәзерге вакытта тагын 10 китапханәне төзекләндерү бара. Яңартылган китапханәләр чын дәрәҗәдә медиаүзәкләргә әйләнәләр, аларда Wi-Fi бар һәм төрле семинарлар һәм уку чаралары үткәреләчәк. Достоевский исемендәге китапханә хәзер көн саен 300 гә якын кеше йөри башлаган.