Юто Хишияма Япониядә татар телен өйрәтәчәк
Япон егете Юто Хишияма турында күпләребез ишетеп беләдер. Татар теленнән Халыкара олимпиадада катнашып, җиңүгә ирешкән япон егете хәзер Казанда яши. Бүген ул КФУдагы Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының 1 курс магистранты.
Татар телен 3 елда үзлектән өйрәнгән егет, кайбер татарлардан аермалы буларак, рус сүзләрен кушып түгел, саф татар телендә шактый камил аралаша. Юто белән күрешеп, аның Казандагы беренче атнасы турында сораштык.
Казанга килү белән, Юто Универсиада авылына урнашкан. Бүлмәдә Кытайдан килгән ике татар егете белән яши икән. «Казан миңа бик ошый. Әкренләп ияләшеп киләм. Әмма бераз салкынча. Япониядә бит хәзер 30 градус җылы. Бездә кыш та артык салкын булмый, кар да бик сирәк ява», – дип уртаклашты кичерешләре белән Япониядән килгән студент.
Ютоның Казанга китүенә якыннары каршы булмаган. «Өйдәгеләр чит телләрне яратып өйрәнүемне яхшы белә, шуңа Казанда укырга җыенуыма берсе дә шаккатмады», – ди егет. Юто Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар бүлегендә 2 ел белем алачак. Казанга килгәч юлыккан иң төп авырлыгы - русча белмәве булган. Моңа кадәр Юто Татарстанда яшәүче татарларның да русча сөйләшүе турында электрон татар матбугат чараларыннан укып кына белсә, бүген ул моның дөреслегенә үз күзләре белән күреп ышанган.
«КФУдагы укытучыларым бик яхшы кешеләр. Миңа ярдәм итәләр», – дип сөенә егет. Ютоның магистр эше темасы татар телендәге иялек килеше кушымчасы белән бәйле булачак. Егет ике ел буе нәкъ менә шул теманы өйрәнергә җыена. Ютоның хыялы – укуын тәмамлап, татар телен тиешле дәрәҗәдә өйрәнгәннән соң, Япониягә кайтып татар телен укыту.