Яшь галим-инженерларга 75 мең сум күләмендә премияләр биреләчәк
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов В.Е.Алемасов исемендәге ТР Дәүләт премиясен гамәлгә кую турындагы указны имзалады.
Республика башлыгы сайтында дөнья күргән документта яшь галимнәрнең инженер фәннәре өлкәсендә фәнни, фәнни-техник һәм инновацион эшчәнлекне стимуллаштыру һәм ТР Фәннәр академиясенең Мактаулы әгъзасы, ике тапкыр СССР Дәүләт премиясе лауреаты Вячеслав Алемасов истәгелеген мәңгеләштерү максатыннан гамәлгә куела.
2015 елдан алып ТР Министрлар Кабинетына ТР Фәннәр академиясенә ТР бюджетыннан Указны гамәлгә кую белән бәйле чыгымнарны финанслау өчен ТР бюджетыннан акча бүлеп бирүне тәэмин итәргә туры килә диелгән указда.
В.Е.Алемасов исемендәге ТР Дәүләт премиясе турындагы нигезләмәдә, ул яшь галимнәргә инженер фәннәре өлкәсендә танылган фәнни казанышлар һәм фән, сәнәгать өстенлекле тармаклары үсешенә өлеш керткән өчен биреләчәк диелгән.
Ел саен 1 июльдә В.Е.Алемасов исемендәге өч премия биреләчәк, һәрберсе – 75 мең сум.
Премиягә Татарстан территориясендә фәнни оешмаларда, сәнәгать предприятиеләрендә яки мәгариф оешмаларында фәнни тикшеренүләр алып бара торган 35 яшькәчә затлар дәгъва итә ала.
Указ имзаланган көннән алып үз көченә керә.