"Россиянең ел укытучысы" юбилей бәйгесенең финал туры башланды
http://минобрнауки.рф
26 сентябрь көнне Мәскәү өлкәсенең Хөкүмәт йортында "Россиянең ел укытучысы" бәйгесенең финал өлешен ачу тантанасы узды. Бәйге быел инде 25 нче тапкыр үткәрелә һәм юбилей бәйгенең финал өлешендә катнашучы укытучыларга уңышлар теләргә күп кенә җитәкчеләр, матбугат чаралары, узган елларда абсолют җиңү яулаган укытучылар килгән иде.
Быелгы бәйгедә катнашырга теләк белдереп Россиянең 81 төбәгеннән гаризалар кабул ителгән. Алар арасында Татарстан укытучылары да бар. Конкурсның финал өлеше 26 сентябрь - 5 октябрь көннәрне Мытищи шәһәренең 31 нче номерлы мәктәбендә һәм Мытищи шәһәренең Мәскәү дәүләт өлкә университетында узачак.
Бәйгенең абсолют җиңүчесе - Россиянең 2014 нче елда иң яхшы укытучысы 5 октябрь көнне, Халыкара укытучылар көнендә Зур Кремль сараенда игълан ителәчәк.