Казан бөтендөнья галимнәрен һәм сәясәтчеләрен үзенә туплый
25-28 август көннәрендә Казанда “Ислам дөньясының тотрыклы үсеше өчен фән, технологияләр һәм инновацияләр (сәясәтчеләр һәм галимнәр берләшүе)” дигән XVI Халыкара конференция узачак.
Ислам дөньясы Фәннәр академиясе, ТР Фәннәр академиясе һәм ЮНЕСКО белән берлектә оештырылучы форумга Малайзия, Пакыстан, Төрекмәнстан, Иордания, Сүрия, Согуд Гарәбстаны, Мисыр, Күвәйт, Әзәрбәйҗан, Кыргызстан, Австралия, Төркия, Индонезия, Катар, Марокко, Көньяк Африка, Үзбәкстан, Судан, АКШ, Ирак һәм башка күп кенә чит илләрдән 600гә якын делегат катнашыр дип көтелә, дип белдерә ТР Фәннәр академиясе матбугат хезмәте.
Быелгы конференциянең темасы алдагы елларда мөселман илләрендә узган җыендагылары белән аваздаш. Ул, Ислам конференциясе оешмасы фән эшлеклеләренең позициясен аңларга, бүгенге вәзгыятьне күзалларга мөмкинлек бирүче “Фән һәм массакүләм мәгълүмат чаралары”, “Фән һәм сәясәт”, “Тотрыклы үсеш” кебек темаларга сөйләшүләрне үз эченә алачак.
Җыен кысаларында 3 пленар утырыш уздыру күз тотыла. Ә “Фән һәм массакүләм мәгълүмат чаралары”, “Фәннәр академиясенең роле һәм функцияләре” һәм “Ислам дөньясында фән тарихы” дигән мәсьәләләр буенча сөйләшү “түгәрәк утырыш” кысаларында хәл ителә.
“Ислам дөньясының тотрыклы үсеше өчен фән, технологияләр һәм инновацияләр (сәясәтчеләр һәм галимнәр берләшүе)” конференциясенең ачылыш тантанасы ТР Фәннәр Академиясендә уза һәм анда докладлар тыңланачак. Бу көнне җыенның “Тотрыклы үсеш” дигән темага икенче пленар утырышы да була. Форумның өченче пленар утырышы лекцияләр формасында оештырыла.
26 августта төшкә кадәр “Корстон” кунакханә-күңел ачу комплексында ике пленар утырыш узачак һәм көн дәвамында “Фән һәм массакүләм мәгълүмат чаралары” дигән “түгәрәк өстәл” дә була. Аның кысаларында тәкъдир итү чаралары, чыгышлар һәм фикер алышулар көтелә. Бу көнне 15.00дән 18.00гә кадәр янә бер “түгәрәк өстәл” утырышы көтелә.
27 август көнне конференция кунаклары Казан дәүләт университетында шулай ук “түгәрәк өстәл” утырышында фикер алышачак. Бу көнне ике фәнни форум оештырыла. 28 көнне конференция кунаклары ябык утырышта катнашачак.
Чыганак: www.tat.tatar-inform.ru