“Музей-тыюлыклар — киләчәк музейлары” дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференция оештырыла
8 Oct, 2014 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
18-22 ноябрь көннәрендә Татарстанның Алабуга шәһәрендә “Музей-тыюлыклар — киләчәк музейлары” дип аталган Халыкара фәнни-гамәли конференция оештырыла. Конференция кысаларында, Халыкара музейлар берлеге Россия комитетының күчмә утырышын уздыру да планлаштырыла.
Россиядә Һәм Татарстанда Мәдәният елы буларак игълан ителгән 2014 нче елда Алабуга музей-тыюлыгы оешуга 25 ел тула. 21 ноябрь көнне тантаналы датага багышланган чаралар узачак.
Фәнни-гамәли конференциядә катнашырга Россия һәм чит ил галимнәре, музей эше белгечләре, тарихчылар, социологлар һәм хезмәт эшчәнлеге музей белән бәйле булганнар чакырулы, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.