Россиякүләм "Ел студенты" премиясен Казанда тапшырачаклар
21-26 ноябрьдә Казанның Халыкара мәгълүмат үзәгендә беренче мәртәбә үткәрелә торган "Ел студенты - 2104" Россия милли премиясенең финал өлеше һәм "Россия студенческая" форумы үтәчәк.
Премиянең Казанда үткәрелүе очраклы түгел. Нәкъ менә Татарстанда инде дистә елдан артык "Ел студенты"н ачыклап киләләр. Һәм бу елның башында, 25 гыйнвар көнне, әлеге бәйгенең финалында инде россиякүләм булачак премиянең финал өлеше Казанда үткәреләчәген хәбәр иттеләр. Бу инициативаны Татарстаныбызның Президенты Рөстәм Миңнеханов та хуплады.
"Ел студенты - 2104" премиясенең финал өлешендә Россия Федерациясенең 35 төбәгеннән 500 гә якын иң яхшы студент катнашыр дип көтелә. Хәзерге вакытта бәйгенең региональ этаплары бара.
"Ел студенты - 2104" премиясе 10 номинациядә бирелә, алар һәрберсе индифидуаль:
- «Интеллект года»,
- «Творческая личность года»,
- «Спортсмен года»,
- «Журналист года»,
- «Доброволец года»,
- «Общественник года»,
- «Иностранный студент года»,
- «Открытие года»,
- «Студенческий лидер года»
- гран-при «Студент года».
Әлеге премия буенча күп кенә башка яңалыкларны Татарстан Республикасының Студентлар Лигасы матбугат үзәге аша белешергә мөмкин.