Русча-татарча, татарча-русча сүзлек - iPhone'да!
Әле күптән түгел генә Apple.Store тагын бер проектка баеды. Әлеге файдалы татарча программа - тавышландырылган татарча-русча һәм русча-татарча сүзлек. Әлеге сүзлекне iPhone өчен яшь һәм инициатив профессиональ татар программистлары әзерләп урнаштырган. Аның белән танышу һәм үз телефоныңа йөкләп алу өчен https://appsto.re/ru/e4Mm1.i адресы буенча күчәргә кирәк.
Сүзлектә бүгенге көндә 13 меңнән артык татар сүзе (барысының да әйтелеше бар!) һәм 50 меңнән артык рус сүзе кертелгән инде. Сүзлекне төзүчеләр (Сергей Мусихин, Ринат Галимянов, Айгөл Галимянова һ.б.) программаны яхшырту өстендә эшне дәвам итәләр, бу атнада программаның инде тагын да яңартылган варианты дөнья күрәчәк.
Кулланучыларыбызга, программа белән танышу өчен, http://tat-i.net/ru/node/66 һәм https://appsto.re/ru/e4Mm1.i адресы буенча күчәргә тәкъдим итәбез.