Сентябрь аеның иң яхшы ресурсы өчен тавыш бирү тәмамланып килә
Хөрмәтле кулланучыларыбыз!
Белем.ру порталына ресурслар кабул итү һәм ай саен алар арасыннан иң яхшысын ачыклау дәвам итә. Сентябрь аеның иң яхшы ресурсы өчен тавыш бирү http://belem.ru/best_09_14 адресы буенча ачык. Әлегә кулланучыларыбыз "Шагыйрә Клара Булатова иҗатының бүгенге көндәге урыны" дип исемләнгән фәнни хезмәтне иң яхшы ресурс дип саный, нәтиҗәләр шуны күрсәтә. Шулай да, әле тавыш бирү тәмамланмаган, җиңүче 15 октябрь көнне билгеле булачак.
Әгәр сез үзегезнең яисә укучыларыгызның хезмәте башкалар өчен үрнәк булырдай ресурс дип саныйсыз икән, аны безгә Ресурслар кабул итү бите аша юллый аласыз.
Уңышлар теләп калабыз!
ps. Хөрмәтле кулланучыларыбыз! Якын арада порталда сез нык көткән яңа мөмкинлек ачылыр, дип ышанып калабыз. Безнең яңалыклардан хәбәрдәр булып торыгыз!