Белем.ру порталында электрон мәгариф ресурсларының сыйфаты арта бара!
Хөрмәтле кулланучыларыбыз!
Сезнең игътибарга соңгы айларның иң яхшы ресурсын тәкъдим итәбез! Ике атна дәвамында барган тавыш бирү нәтиҗәләре буенча май-сентябрь аенда кабул ителгән ресурслар арасында "Шагыйрә Клара Булатова иҗатының бүгенге көндәге урыны" дип исемләнгән фәнни хезмәт күпчелек тавыш җыеп иң яхшысы дип табылды. Әлеге ресурсның авторы - Әлмәт шәһәренең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәйруллина Зөлфия Вәлиевна.
Зөлфия Вәлиевна! Сезне порталыбызга сыйфатлы һәм кулланучыларыбызның югары бәяләмәсен җыйган ресурс юллаган өчен рәхмәтебезне җиткерәбез. Сезне безнең редакциябездә портал идарәсе исеменнән махсус сертификат һәм иганәчеләребездән бүләк көтә. Якын арада безнең белән элемтәгә кереп, әлеге бүләкләрне кабул итеп алырсыз дип ышанып калабыз, эшегездә уңышлар телибез!