М.Лотфуллин: “Милли мәктәпләрнең иң беренче бурычы – предметларны татар телендә укыту”
Кичә Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиядә эшләгән “Милли мәгарифне үстерү белән идарә итү” дип аталган секциядә Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе киңәшчесе Марат Лотфуллин Бердәм республика тапшыруның өстенлекләре белән таныштырды.
“Милли мәктәпләрнең тагын бер уңай ягы бар. Монда укучыларга татар телендә Татарстан бердәм имтиханнарын тапшырырга мөмкинлек бар. Алар сакланып кала”, - дип белдерде ул.
М.Лотфуллин белдергәнчә, әмма бу өлкәдә Казан мәктәпләре бөтенләй эшләми. “Республика бердәм имтиханнары зур мөмкинлекләр бирә. Ләкин моны ата-аналарга аңлату, җиткерү җитми. Мәктәпләр үзләре дә аңлап бетермиләр кебек”, - диде ул.
БРИның өстенлекле яклары шунда: Бердәм республика имтиханнары Мәскәүгә җибәрелми, монда тикшерелә. Аннан соң биремнәрне туган телдә эшләү дә күпкә җиңелрәк. Бөтен Казан вузларының БРИ нәтиҗәләрен кабул итүе билгеле.
“Мин безнең мәктәпләрне тәмамлаучыларның 80-90 проценты укырга Мәскәүгә китәр дип уйламыйм. Шуңа күрә ата-аналар, балалар белән эшләгәндә республика бердәм имтиханнарына әзерләнү беренче урында булырга тиеш. Милли мәктәпләр бу нисәбәттән уңайрак шартларда яшиләр”, - диде М.Лотфуллин.
БРИ, билгеле, үз чиратында, предметларны татар телендә укытуга бәйле. “Милли мәктәпләрнең иң беренче бурычы – предметларны татар телендә укыту”, - дип басым ясап әйтте җитәкче. Ә инде предметларның татар телендә укытылмау сәбәбе укытучыларның татар телен рәтләп белмәве белән бәйле. “Әлбәттә, материалларыңны татар теленә күчереп, эшләп китү җиңел түгел. Ләкин бу телне, халыкны саклап калу өчен кирәк”, - дип билгеләп үтте М.Лотфуллин.
Чыганак: "Татар–информ"
Фикерләр
Freedom
20 Август, 2008 - 14:54
Permalink
Чыгышлар
Бу секциядә ясалган чыгышларның презентацияләрен 2 нче татар гимназиясенең рәсми сайтыннан карарга була: http://tg2.openkazan.info/tt/node/235