Авыр сугыш еллары
Җиңүгә юл бик озын һәм авыр булды. Фронтта да, тылда да һәр кешедән гаятъ зур рухи киеренкелек һәм фидакарьлек таләп ителде. Җиңү исәпсез-хисапсыз корбаннар бәрабәренә яуланды. Сугышның утлы өермәсе бөтен илне айкап үтте, һәр йортка, һәр гаиләгә гомерлек кайгы-хәсрәт, зур михнәтләр китерде, берничә буын кешеләренең бәгырен көйдереп, язмышларын җимереп узды. Сугыш кырларында, фронтларга тиң тылда меңләгән кешеләрнең чәчәк кебек яшь гомерләре өзелде. Явыз дошман белән көрәштә сугышчыларыбыз үз-үзләрен аямадылар, соңгы сулышларына кадәр изге антларына тугры калдылар. Намусларына тап төшермәделәр, Ватаныбыз халкын коллыктан саклап калдылар. Бу олы батырлык, тиңдәшсез хезмәтне бөтен дөнья халкы олылый, алар мәңгелеккә тарих битләренә язылган.
Безнең авыл җирлегеннән генә дә 511 кеше фронтка киткән, аларның 254е әйләнеп кайтмаган. Аларның бу сугышта катнашып, безгә җиңү яулаган якты истәлеге йөрәкләребездә мәңге сакланыр. Завод станоклары артында һәм колхоз басуларында хезмәт куйган тыл хезмәтчәннәренең батырлыгы шулай ук үлемсез. Күпне кичергән җиребезгә тынычлык һәм азатлык алып килгәннәргә мәңгелек дан!
Җиңү бәйрәме бүген дә Ватаныбыз тарихындагы истәлекле дата гына түгел, чын мәгънәсендә бөтен халык бәйрәме булып калуы белән бик тирән мәгънәгә ия. Ул яхшылыкның яманлыкны җиңүен, хаклык һәм гаделлекнең тантана итүен, имин киләчәккә якты өметләрне гәүдәләндерә. Бу бәйрәм сугышта һәм хезмәттә яулап алынган кадерле орден-медаль кебек еллар узу белән тутыкмый һәм картаймый. Ул искерми, шуңа да бүгенге җиңүле май көнен тантаналы төстә үткәрәбез. Без, кеше күтәрә алмаслык зур михнәтләр кичереп, соңгы көчләрен биреп безнең азатлыгыбызны, бәйсезлегебезне һәм тормышның үзен яклап һәм саклап калган фидакарьләргә карата йөрәкләребездә тирән ихтирам һәм олы рәхмәт хисләре йөртәбез.
Кырык бишнең кояшлы маен искә төшергән саен без моннан 70 ел элек яулап алынган тынычлыкның саклап калыначагына, безнең илебезнең сугыш мәйданына әверелмәячәгенә ихлас күңелдән ышанабыз. Җиңүчеләр буыны күңелендә, безнең балаларыбыз һәм оныкларыбыз йөрәгендә, безнең үзебезнең җаныбызда йөргән якты хыяллар гамәлгә ашып, гүзәл эшләр булып гәүдәләнсен, сугышның канлы дәһшәте ерак үткәндә калсын иде! Ә безгә бу үткәнебезне онытырга, аның кабатлануына юл куярга һич тә ярамый.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Авыр сугыш еллары (фәнни эзләнү эше) | 739.15 KB |