Татнетчыларны "Белем җәүһәрләре" бәйгесенең финалистларын бүләкләү тантанасына чакыралар
Татнетны үстерү фонды, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм "Белем.ру" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте белән берлектә "Белем җәүһәрләре - 2014" интернет-проектлар бәйгесенең финалына чыккан сайт авторларын, бәйгенең жюри әгъзаларын, татар интернеты белән кызыксынган кулланучыларны һәм матбугат басмалары хезмәткәрләрен 25 октябрь көнне 10.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрына чакыралар.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы үз карамагындагы учреждениеләргә финалистларны (укытучыларны һәм укучыларны) тантанага чакырып бүген рәсми хат юллады. Без бәйгенең финал турына узган барлык сайт авторларын тагын бер кат котлыйбыз һәм тантанабызда көтеп калабыз.
ps. Хөрмәтле финалистлар! Тантанага килгәндә үзегез белән паспорт, ИНН һәм стр. св-во копияләрен алып килүегезне сорыйбыз.
Фикерләр
Раил Гатауллин
22 Октябрь, 2014 - 15:46
Permalink
Паспорт, ИНН һәм стр. св-во копияләре
Хөрмәтле финалистлар! Тантанага килгәндә үзегез белән паспорт, ИНН һәм стр. св-во копияләрен алып килүегезне сорыйбыз.
Ихтирам белән, Раил Гатауллин