Чирмешәндә планетарий булачак
24 Oct, 2014 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Яшьләрнең ял итү үзәгендә галәмәт күләмле – 7,5 метр биеклектә, 11 метр диаметр зурлыкта планетарий ясыйлар.
Октябрь ахыры – ноябрь башларында планетарий беренче тамашачыларын да кабул итәр. 52 тамашачыга исәпләнгән бу корылманың каркасы җыелган, экран тарттырылган, дүрт вентилятор урнаштырылган.
Анда махсус эффектлы 50 фильм карарга була. Бер сеанс уртача 30 минут дәвам итәчәк. Фильмнар балалар өчен генә түгел, өлкәннәргә дә кызыклы булачак, дип белдерә “Безнең Чирмешән” басмасы.