Укытучы һөнәре популярлаша
Соңгы елларда Россиядә укытучы профессиясенең дәрәҗәсе шактый арткан. Хәзерге вакытта россиялеләрнең күбесе балаларының мөгаллим булып эшләвен тели.
Әлеге сораштыруны россиякүләм иҗтимагый фикерне өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) оештырган. Анда Россиянең төрле төбәкләреннән 1600 кеше катнашкан. Бактың исә, соңгы алты елда әлеге һөнәрне дәрәҗәсез дип санаучылар саны шактый кимегән һәм нибары 27 процентка гына калган.
Шунысы игътибарга лаек, хәзерге вакытта укытучы һөнәренең кызыклы булуын халыкның 47 проценты таный. 2008 елда андый россиялеләр саны нибары 38 процент кына тәшкил иткән. Мөгаллим һөнәренә “дан җырлаучылар” исә кимрәк – 23 процент. Аларның 36 проценты – башлангыч һөнәри белеме булган кешеләр булса, 20 проценты – югары уку йортында укучылар.
Укытучыларның хезмәт хакына килгәндә, соңгы елларда мөгаллимнәрнең авыр матди хәле турында әйтүчеләр саны 48 проценттан 29 процентка гына калган. Сораштырылучыларның 47 проценты исә урта хәлле тормыш алып барырга яраклы дип белдергән.