Якташ язучы Радик Фәизовның тормыш һәм иҗат юлы (әдәби кичә)
Радик Фәизов 1931 елны табигатьнең иң ямьле, дөньяның яшеллеккә күмелеп, шау чәчәккә төренгән, хезмәт белән кайнаган май уртасында, 15 нче майда, чишмә-инешләргә, болын-кырларга бай Әтнә төбәгенең Дусым авылында дөньяга килә. 1950 елда Әтнә урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, бер ел үз авылларында башлангыч мәктәптә балалар укыта.
1951-1953 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Армиядән кайткач, төрле җирләрдә – саклык кассасы инспекторы, җир двигательләре монтажлаучы слесарь, пилорама мастеры һәм авиация заводында токарь булып эшли.
Р. Фәизов – нигездә хикәяче. Аның эшчеләр, тимер юлчылар тормышыннан алып язылган беренче хикәяләре алтмышынчы еллар башында көндәлек матбугат битләрендә, аннан “Беренче адымнар” исемле күмәк җыентыкта басыла. Хәзерге көндә ул – “Яшьлек юллары” (1967) повесте, “Тимер чәчәк”, “Бәхет”, “Дусларым”, “Юлда” исемле хикәя җыентыклары авторы. Аларның барысы да заман кешесенә, аның хезмәт процессындагы бай эчке дөньясын ачуга багышланган. Р. Фәизов балалалар өчен маҗаралы һәм фантастик әсәрләр дә яза. 1983 елда әдипнең фантастик хикәяләре тупланган “Галәм кызы” исемле китабы басылып чыкты.
Әйе, Радик абый күпләгән хикәяләре, үзенчәлекле әсәрләре, йөзләгән мәкалә, очерклары белән халкыбыз йөрәгенә, укучылар күңеленә юл тапты. Мәктәптә укыганда шигырьләр язу белән мавыккан егет хикәяләр остасына әйләнә. 1965-1968 елларда хикәяләре тупланган өч китабы басылып чыга. Безнең туган төбәгебездә, районда яшәп искиткеч әсәрләр иҗат итүе – зур батырлыктыр ул. Ятимлекнең ни икәнен бик иртә татырга туры килгәнгә, әниләр турында җанга үтеп, күңелләрне нечкәртердәй зур тәрбияви әһәмияткә ия булган “Ике әни” повесте, “Әнием куллары” хикәясен иҗат итә. Укучылар, әйдәгез, “Әнием куллары” хикәясеннән өзек тыңлап үтик.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Якташ язучы Радик Фәизовның тормыш һәм иҗат юлы (әдәби кичә) | 16.27 KB |
Фикерләр
Асия11
17 Март, 2015 - 20:52
Permalink
Радик Фаизов
Радик Фаизов татар язучысы.