Урман сукмагыннан сәяхәт
27 Nov, 2014 Раил Гатауллин 0
Ресурска кагылышлы рәсем:
Ресурс авторы:
ТР Бөгелмә районы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 3нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары, югары квалификацион категорияле татар теле һәм…
1 нче аучы:
- Кайберәүләргә үскән агачны сындыру, матур чәчкәне өзү, кош оясын туздыру берни тормый шул.
2 нче аучы:
- Ут белән шаярудан ел саен күпме урман харап була? Урманга кергәнче уйлагыз әле: сез урманның дустымы? Дошманымы?
3 нче аучы (залга карап):
- Ә сез урманның дустымы? Менә бу кагыйдәләрне беләсезме?
- Матур чәчкәләрне сәбәпсез өзмә!
- Кошларны куркытма!
- Кирәксезгә тавыш чыгарма!
- Чүп-чарны теләсә кайда ташлама!
- Табигатьнең дусты бул!
«Белешмәләр бюро”сыннан сөйли:
- Хәтереңә сеңдер: син палатка ясар өчен сындырган куак 5-8 ел үсә. Учак өчен сындырган агачка 15-18 ел үсәргә кирәк.
- Урманнан киткәндә, чүп-чарны җый, күмеп куй. Җирдә калган кәгазьгә черү өчен 2 ел кирәк, консерва банкасы 30 елдан соң да череми әле.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Урман сукмагыннан сәяхәт (дәрестән тыш чара, сценарий) | 24.35 KB |
Ресурс төре: