Затланышлы фигыльләр. Кабатлау
- Исәнмесез, укучылар! Утырыгыз. Татар теле дәресен башлыйбыз. Бүген без сезнең белән затланышлы фигыльләр темасын кабатларбыз.
- Нинди сүз төркеме фигыль дип атала?
- Предметның яки затның эшен, хәрәкәтен, хәлен торышын белдерә торган сүзләр фигыль дип атала.
- Фигыль нинди сорауларга җавап була?
- Фигыль нишли? нишләде? нишләгән? нишләячәк? кебек сорауларга җавап була.
- Фигыль нинди ике төркемгә бүленә?
- Фигыльләр затланышлы һәм затланышсыз була.
- Затланышлы фигыльләргә нинди фигыльләр керүе турында безгә Айрат сөйләсен әле.
- Хикәя, боерык, шарт фигыльләр затланышлы була. Алар зат-сан белән төрләнәләр.
- Рәхмәт, Айрат. Затланышсыз фигыльләр турында кем сөйләр икән? Рәхим ит, Алия.
- Сыйфат фигыль, хәл фигыль, исем фигыль, инфинитив затланышсыз фигыльләр дип атала, ягъни алар зат-сан белән төрләнмиләр.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Затланышлы фигыльләр. Кабатлау | 29.11 KB |