Бәйләнешле сөйләм үстерү - баланы мәктәпкә әзерләү бурычларының берсе
Татар балалар бакчасында әйләнә-тирәдәге чынбарлыкны танып белү туган телдә алып барыла, чөнки бала зиһененә алганнарын үз телендә әйтеп бирә белсә генә аларны яхшы үзләштерә.
Тел үсеше баланың гомуми һәм акыл үсеше белән тыгыз бәйләнештә бара. Сөйләм баланың акыл үсеше процессына керә, аның хәтерен, фикерләү сәләтен үстерә.
Бала ачык, яхшы сөйләшсә генә, үзенең фикерен төгәл һәм дөрес итеп әйтеп бирә ала. Аның чынбарлыкны танып-белү мөмкинлеге күбәя төшә, үзенең яшьтәшләре һәм зурлар белән мөгаләмәсе үскәннән-үсә. Киресенчә, сөйләмдә кимчелеге булган (тотлыгучы, авазларны дөрес әйтә белмәүче, сүзнең ахырын йотучы) бала үскән саен үзенең бу кимчелеген ныграк сизә бара, ояла башлый, хәтта иптәшләренең үртәүләреннән куркып, сөйләшмәс була, яшьтәшләре белән бәйләнешкә кермәскә тырыша.
Тәрбияче кечкенәләр группасыннан алып мәктәпкә хәзерлек группасына кадәр үзенең көндәлек эшендә төп игътибарны баланың аваз кулътурасын һәм бәйләнешле сөйләмен үстерүгә, сүзлек запасын туктаусыз баетуга һәм җөмләләрне грамматик яктан дөрес төзеп сөйли белүенә ирешүгә юнәлдерә. Матур әдәбият әсәрләреннән киң файдалана, балада үзенең ана теленә мәхәббәт, аның белән кызыксыну, аны өйрәнүгә омтылыш тәрбияли.
Баланы мәктәпкә уңышлы хәзерләү эше кечкенәләр группасыннан башлана. Бакчадан мәктәпкә күчкәндә балалар авазларны дөрес әйтә, яхшы дикция, матур интонация белән сәнгатьле сөйләшә белергә тиешләр. Болар өстенә балалар мәктәпкәчә яшьтәгеләр өчен язылган матур әдәбият әсәрләрен, олылар укыганны һәм сөйләгәнне тыңлый, шул әсәрләрнең, караган киноларның, экскурсиядә күргәннәренең эчтәлеген тәрбияче ярдәмендә кыска һәм дөрес төзелгән жөмләләр белән сөйләп бирергә өйрәнәләр. Шуның белән бергә, балалар кечерәк шигырьләрне ятлый, аларны тартынмыйча кычкырып сөйли алалар. Болар өстенә, балаларга укылган әкиятләрне сөйләү, табышмаклар әйтү, аларның җавапларын табу, мәкаль һәм әйтемнәрдән файдалана белү күнекмәләре бирелә.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Бәйләнешле сөйләм үстерү - баланы мәктәпкә әзерләү бурычларының берсе | 25.15 KB |