Синоним һәм антоним сыйфатлар
29 Dec, 2014 Раил Гатауллин 0
Ресурска кагылышлы рәсем:
Ресурс авторы:
ТР Теләче муниципаль районы Алан урта гомумбелем бирү мәктәбенең 1 нче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гатауллина Дания Гарәфетдин кызы
Алдагы дәресләрдә без сезнең белән сыйфат сүз төркеме турында белемнәребезне киңәйтә башлаган идек. Әйдәгез, нәрсәләр беләбез икән, искә төшереп китик әле. (Тест сораулары белән эш. Дөреслеге СС буенча тикшерелә Тэйк-оф-тач-даун---бас-утыр)
1. Сыйфат нәрсә белдерә?
- предметны
- предметның эш, хәлен, хәрәкәтен
- предметның билгесен
2. Сыйфатка хас үзенчәлекләр:
- сан, тартым, килеш белән төрләнә
- зат-сан, юнәлеш, заман белән төрләнә
- дәрәҗә, асыл һәм нисби сыйфат була
3. Кайсы җөмләдә сыйфат хәбәр булып килгән?
- Юмарт кыш җир өстенә карын да бирер әле.
- Офык иңләтеп чабып үтүче атлардан да матуррак сурәт булуы мөмкинме соң?!
- Бүген көн бигрәк салкын.
4. Кайсы җөмләдә артыклык дәрәҗәсендәге сыйфат бар?
- Шуннан да олырак бәхетнең булуы мөмкинме соң?
- Күбәләктәй ап-ак карлар, һавада бөтерелеп, иңнәреңә куна да сине биергә дәшә.
- Мамыктай ак кар өстеннән, күзләрне камаштырып, кояш нурлары сибелә.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Синоним һәм антоним сыйфатлар | 12.35 MB |
Ресурс төре:
Предметлар: